Донбасс имамнары татар авылларында милли һәм дини тәҗрибә туплый
Донецк Халык Республикасы мөселманнары диния идарәсенең имамнары Ансур Аиткулов, Алиулла Байбеков һәм Илдар Миңнегулов данлыклы Сафаҗай белән Пашат авылларында яшәп, милли мохиткә чумып, милләттәшләребезнең мөселманча тормыш алып баруына төшенә.
Агымдагы елның 27 мартында Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе баш мөфти шәех Равил Гайнетдин янына очрашуга килгәч, Донецк Халык Республикасы мөселманнары диния идарәсенең рәисе Рәшид Брагин төбәктә эшләүче дин әһелләренең нәкъ менә татар гореф-гадәтләрен өйрәнергә теләве турында сөйләгән иде. Баш мөфти кардәшләребезнең әлеге теләген хуплавын белдереп, аларга Нижгар төбәгендәге татар авыллары мәхәлләләренә тәҗрибә тупларга килергә хәер-фатихасын бирде.
Мәгълүм булганча, татарлар бигрәк тә XX йөз башында Донбасс төбәгенә күпләп эшкә, аерым алганда, күмер шахталарына, килгән. Советлар чорында бу төбәктә татар мәктәпләре эшләгән, татарча газета чыгарылган. Хәзер Донецкның үзендә 25 мең татар исәпләнә. Өлкәннәрнең күбесе туган телебезне белә һәм аны балалалары белән оныкларына өйрәтергә тырыша. Рәшид Брагин фикеренчә, заманында Ислам дине татар милләтенә үсеш биргән кебек, хәзер дә диннең потенциалына мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм дини йолаларыбыз аша, милли үзаңны күтәрергә мөмкин, шул рәвешле телебез дә яшәячәк, дип исәпли ул.
Утка тотуларны һәм күп югалту кичергән төбәктәге милләттәшләребез бүген гуманитар ярдәм белән беррәттән, татарча дини китаплар, татар теле дәресләренә дә мохтаҗ.
Донбасстан Нижгар төбәгенә килгән кардәшләребез инде 2 атна дәвамында Сафаҗай белән Пашат авылларында тулысынча https://vk.ru/wall-217079190_1896, чын мөселман яшәү рәвешен өйрәнә, аксакаллар белән аралаша.
Түбән Новгород өлкәсенең Пильна һәм Сеченов районнары имам-мөхтәсибе, Сафаҗай авылының 2 нче мәхәллә имам-хатыйбы Шамил Сабитов белән
Сергач, Спасск һәм Княгинин районнарының баш имамы, Пашат авыл мәчете имам-хатыйбы Марат Сәлахетдинов сүзләренчә,
Донецктан килгән имамнар мәчеттәге 5 вакыт намазда катнаша, намаздан соң башкарыла торган тәртипләргә төшенә, исем кушу, Коръән мәҗлесләре, җеназада катнаша, татарча дога кылырга өйрәнә, хәтта ки, сугымнарда да катнаша. Алар әле тагын бер ай дәвамында татар авылында, татар гаиләләрендә яшәячәк.