ТУКАЙ РӘСЕМНӘРЕ
(поэма)
Бүлмә тып-тын.
Тышта яңгыр ява:
Апрель юа Казан каласын.
Яңгыр, каһәр, белеп алган гүя,
Безнең бүген тышка барасын.
Безнең дәрес Ирек мәйданында,
Затлы театрның шыгында.
Рәсем язып узар дигән идек,
Ә без һаман әле шушында.
Яңгыр бездән
Бүлмә рәссамнарын
Үстерәсе килә, күрәмсең.
Бер җай белән
Туктар кебек үзе,
Бер җай белән, беләм үтәсен...
Укытучы карап көрсенде дә,
Болыт баскан күккә тәрәздән,
"Сез Тукайны күргәнегез бар бит,
Рәсемнәрдән, бронза һәйкәлдән".
Нидер көтте укытучы бездән...
“Күргәнегез бар бит күп тапкыр,
Япь-яшь малай, Тукай бабагызны... ”
Нәкъ шул чакта, манма суга батып,
Кулларына тотып кулчатыр,
Соңга калган Зәйтүнәбез керде.
Нидер сөйләп акланмакчы иде,
Укытучы кулын селтәде.
Дустыбызны партасына кадәр
Озата барды яңгыр эзләре.
"Баралмадык бүген без аңарга,
Әсир итте яңгыр шәһәрне.
Баралмагач, үзе килде менә", -
Һәм тактага элде "һәйкәлне".
Ә соңыннан, тәрәзәгә китеп,
Мыгырданды авыз эченнән:
Суыңнан анда баткак, монда баткак,
Синең бар белгәнең –
җир былчыратмак.
Сүзсез калды. Тәрәзәгә карап,
Нидер көтте апрель күгеннән.
Тәүбәсенә килгән кеше кебек,
Борылып килде киткән җиреннән.
Җитез генә алды да сүрәтне,
Буп-буш калды такта ятим күк.
"Сез Тукайны күргәнегез бар бит,
Әйдә аны ясап күрсәтик.
Күрсен дөнья, Тукай күпме төстән,
Күпме буяулардан торганын.
Һәрберегез Тукай ясый бүген,
Күңелдәге чып-чын булганын".
***
Терелеп китте өнсез калган бүлмә,
Шыгырдаша кәгазь битләре,
Күңелләрне җилкендерә кабат
Рәсем иле, буяу исләре.
Һәрбер рәссам, үз Тукаен эзләп,
Җәяү китте, китте пар атта.
Һәрбер рәссам, үз Тукаен күзләп,
Күңел дәрьясында корабта.
Катлы-катлы буяу булып ята,
Ак кәгазьгә шагыйрь күңеле.
Бөек диеп кенә белә идек,
Ә ул менә нинди күп төрле.
1нче рәсем
Пумаласын карага мана ул,
Бер кызылга бата пумала.
Шагыйрь гүя атта барган яугир,
Офык диңгезендә югала.
Болытларны җиккән кара көчне
Кыеп бара каләм кылыч күк.
Көрәшергә диеп туганнарның
Йөрәгендә булмый тынычлык.
Рәнҗетелгән ярлы-ябагайга,
Мескеннәргә кардәш, туган ул.
Хаксызлыкны җиңәр өчен диеп,
Халкы өчен җиргә туган ул.
Хаклык җиргә көрәш белән туа,
Халык арасыннан туа ул.
Какшамаслык дулкын, туфан булып,
Бар караны җирдән юа ул.
2нче рәсем
Пумаласын яшелгә мана ул,
Пумаласын мана ап-акка.
Ул тылсымчы кебек нур тарата,
Яхшылыгын чәчә һәр якка.
Эшен ташлап, кузна уйный шагыйрь,
Туктаткан да заман арбасын.
Үз янына җыеп утырткан ул
Бистәнең бар бала-чагасын.
Әкиятләр сөйли, шигырь көйли,
Хыялый күк көлә, шаяра.
Шагыйрьлеген салып ата да ул,
Сабыйлыкка кайта бер ара.
Печән базарыннан сукбай этләр,
Хуҗаларын җуйган мәчеләр,
Сыйлы булып, җылы сүзле булып,
Тукай куенында яшиләр.
Алтын-мәрҗән булып сүзләр ява,
Йөрәкләргә тама рәхәте.
Ходай биргән көне тәмамлангач,
Ул пышылдый төнгә рәхмәтен.
Шүрәлесе урман шавын бирә,
Су анасы дәрья көйләрен.
Ә ул ятмый, Раббысыннан көтә
Ак кәгазьгә дигән сүзләрен.
3нче рәсем
Пумаласын сорыга мана ул,
Пумаласы бата коңгыртка.
Яңгыр эзләп табып, ява бирде,
Шагыйрь түбәсенә һәр йортта.
Төтенләнгән бүлмә агуыннан
Кымыз гына ярдәм итмәс шул.
Ярдәм диеп сузган кулларның да
Җылылыгы озакка җитмәс шул.
Хәреф арасыннан гаеп эзләп,
Сыналганда гомер каләме,
"Тукай – йолдыз" диеп шар ярганда
Тоныкланды Тукай галәме.
Манма суда шагыйрь киемнәре,
Яңгыр үтми Тукай калебенә.
Хәлләреңә керер кешең бармы?
Җылы бирер кеше бәгереңә.
Йолып алыр кешең бармы янда,
Ташлап түбән дөнья уйларын.
Беләсең бит, каумең өзми сузыр,
Заман җилен җиңгән җырларың.
Үткенлеген теле җуймаса да,
Төсен җуеп барган чор аша.
Язмыш белән якалашкан чакта
Үлем белән шагыйрь очраша.
Пакь булганмы дөнья сиңа кадәр?
Пакь булырмы дөнья синнән соң?
Кипкән күңелең чишмәсендә шулай
Сусызлыктан, беләм, суласың.
4нче рәсем
Пумаласын алтынга мана ул,
Пумаласын мана сарыга.
Ап-ак биткә кояш ясый рәссам,
Кояш кирәк кеше җанына.
Кояш күрмәгәннәр зәгыйфь була,
Кояшы юк милләт туңа ул.
Кояшы юк күкне болыт баса,
Болытлы күк аңны буа ул.