"Синең шигърият яратканыңны белмәгән идем", ди дустым. Мин әйтәм, минем шигырьгә, әдәби сүзгә булган мәхәббәтемнән туган проект бит дим.
Кичә Шәрыкъ клубында шигъри кичә булды. Йолдыз булды. Заманча татар шигъриятенең өч йолдызы. Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһим.
Миңа калса, Гөлнара ханым (
https://t.me/tataroldsongs) Йолдыз иҗатын бик төгәл бәяләде кебек:
"Это ДРУГОЕ татарское стихосложение.
Живое. Складное. Пульсирующее. Неравнодушное. С чипом характера. Ни на что татарское не похожее. Самое татарское из всего татарского. С татарским сердечником. С татарским норовом и темпераментом. Юношески чистое и зрело мудрое одновременно. Начинала в КГУ с
математики. Может именно арифметически точно выверенная логика счёта и такта делает её слог уникальным и совершенным при ловком владении татарским словом."
Иң яратканы- Йолдызның "Торыгыз" шигыре. Язылу тарихы да кызыклы. 1981 ел. Кама Аланында Татар АЭСы төзелә башлый. Илнең төрле почмакларыннан монда 18-20 яшьлек яшнәп торган яшьләр җыела: танышалар, гашыйк булалар, кавышалар. Ләкин Чернобыль фаҗигасеннән соң төзелеш туктатыла. Өметләр өзелсә дә, төзелеш краннары, гүя могҗиза көткәндәй, тагын ике ел буе катып кала: «Краннар бөтерелә, алгысыйлар, гүя юлга чыккан нарасыйлар...»
Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатын исә Такташ стиле белән чагыштыралар. Олы буын әдипләренең яшьләрне хуплап: «Соңгы вакытта әдәбиятыбызга нәкъ менә шундый яшьләрчә «хулиганлык», кыюлык җитми иде», — ди.
Булат Ибраһимның
https://t.me/bulatibrahim шигырен укып карагыз әле. Балык телле булып калмаска иде дә бит..
Һәр елны апрель ахырында күңелләр нечкәрә, шигъри иләсләнә ахры..
PS. Бу шигъри кичә тагын булачак, 22 май, 19.00. Бармый калмагыз
https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/repertoire/sh-md-l-shigri-kich-podsvechnik-poeticheskiy-vecher/