ә дөньяны аңлап булмый аны,
бу дөньяны һәр көн ачасы, –
эшне ташлап була,
кешеләрдән качып,
үзеңнән соң кая качасы?
нәрсәгә дип бирелгән соң
безгә бу баш? –
әсирлектә тотаргамы хыялларны?
йолдызларны узып очмасын, дип, күккә,
канатланган уй-фикрне тыяргамы?
нәрсәгә соң безгә бу йөк – гәүдә?
әллә инде йөрәк-бавыр-үпкәләрне элер өчен?
ә бу йөрәк, бавыр, үпкә, күкрәк
әллә инде җан-моңымны
тән-гәүдәгә җигәр өчен?
күкрәк читлегендә самими җан – әсир!
и талпына бу юләр җан әллә кая,
и тыңгысыз!
әйтә гәүдәм: «син гомергә миндә – исәр!
бергә булу минем белән синең язмыш – котылгысыз!»
гәүдә белән җан көрәше һич тукталмый,
гәүдә-курчак йоклаганда, җан йокламый,
күреп кайта сагынулары тарткан җирен,
төшләремә алып кайта мәңгелеккә очар җирен.
килә вакыт, җан талпына – җан иректә,
кысасыз җан!
шундый иркен, шундый тыныч!
нигә әле очмаганмын әсирлектән әллә кайчан!...
бу уйлардан арынасы иде, –
мин бербөтен: тән вә җаным,
кан юллары җан юллары берлән,
җан кылларын сыйпый каным.
ә дөньяны аңлап булмас аны,
бер дөньядыр һәрбер тамчысы,
мизгелендә дөнья туа, мизгелендә үлә,
тән-җан бергә шул дөньяда гизә,
бу дөньяны мәңге ачасы...
миңа кадәр, миннән соң да шулай,
тән-җан бергә булса, бу дөньяда – кеше,
бу хакыйкать гади, кеше – дөнья төше.
талпынсак та, бирелмәгән безгә, –
кешегә юк үзен ачасы,
кешеләрдән, дус-ишләрдән китәм,
үземнән соң кая качасы?
аны белми тәнем, белми каным,
аны белә үз сәгатен көткән әсир җаным...
Сөйләман