Кичәге "Мин татарча сөйләшәм" концерты миңа ошады.
Мин бу юлы хор белән чыгыш ясамадым, кичә мин тулысынча тамашачы идем.
Концертны башыннан ахырына кадәр карадым. Күптән алай караганым булмаган, сагындырган.
Чыгыш ясаучылар шундый төрле-төрле иде, бу шәп. Һәм яшь, яңа җырчылар, төркемнәр, бу да шәп.
Нәрсә миңа җитмәде?
Андеграунд.
Бу оештыручылар гаебе түгел, әлбәттә. Андый яшь музыкантлар юк, димәк.
2019 нчы елда мин беренче тапкыр МТСта булдым. Анда Рәдиф Кашапов, Гауга, Усал... Мин ул вакытта шаккаткан идем, татарча музыканың шундый була алуына. Шул вакытта өйгә кайтып аларны тыңлый башладыммы? Юк, әлбәттә.
Усалга шаккату катыш курку белән каравым һаман да истә (тик "монда нәрсәдер бар" дигән фикер бар иде, нәрсә икәнен генә аңларга әзер булмаганмын).
Шулай мин Гауганы чын-чынлап 2024 елда, ә Усалны 2025 тә генә кабул иттем. Рәдифнең тулы иҗаты белән әле һаман да танышып бетмәдем. Салынган орлыкларга шытып чыгарга 6-7 ел кирәк булган!
Әлбәттә, нинди музыка яратуың – ул вкусовщина, бик субъектив караш (тик күп әйбер турында сөйли торган).
Әйдәгез, татарча үтә андеграунд проект эшләп карыйбыз, миннән сүзләр, сездән музыка/бит, башкарабыз бергә. Бәлки, жанр инди/рок/реп/психоделика бергә булыр😂
Шундый фикер ишеткән идем, нәрсәдер иҗат итәсең килә икән, димәк, кемдер синең иҗатыңны көтә 🤭